Түбән Кама белән Барели тугандаш шәһәрләр булды
Нью-Делида узган БРИКС+ шәһәрләре ассоциациясенең халыкара утырышында Түбән Кама мэры һәм Барели шәһәре башлыгы хезмәттәшлек турында килешү имзалады.
Хәзер Түбән Каманың Һиндстанда тугандаш шәһәре бар.
Шулай ук Нью-Делидагы утырышта Идел буе шәһәрләре ассоциациясе белән Бөтен Һиндстан җирле үзидарә институты арасында килешү имзаланды. Радмир Беляев сүзләренчә, бу «шәһәрләр тәҗрибәсен җентекләп өйрәнергә һәм алдынгы чишелешләрне бездә куллану мөмкинлеген бирәчәк».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев