Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама базарында гриппка каршы күчмә вакцинация узды

Түбән Кама үзәк базары территориясендә 14 октябрьдә күчмә прививка бригадасы эшләде.

Ике сәгать дәвамында табиблар шәһәр халкына гриппка каршы прививка ясады. Хәзер белгечләр «Совигрипп» вакцинасы белән эшли. Икенче тапкыр күчмә вакцинация 17 октябрь, җомга көнне, шул ук урында узачак.

Күчмә бригадаларның эше, беренче чиратта, өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә юнәлдерелгән. Прививканы куйдыру өчен үзең белән паспорт алырга кирәк. Табиб кыска гына сораштыру үткәрәчәк һәм пациентның сәламәтлеге торышын тикшерәчәк. Әгәр барысы да нормада икән, процедурага керешергә мөмкин.

Прививка ясату кампаниясе август башында ук башланды. Белгечләр әйтүенчә, грипп таралуны киметү өчен 165 меңнән артык кешене вакцинацияләргә кирәк. Хәзер прививка 79 меңнән артык кешегә ясалган (өлкәннәр һәм балалар).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев