Түбән Кама балалар хастаханәсендә пациентларны кабул итү схемасы үзгәрде
Бу хактахастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түбән Каманың перинаталь үзәге булган балалар район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге ремонттан соң яңартылган бинада эшен дәвам итә.
Шуңа бәйле рәвештә ашыгыч һәм планлы госпитализация өчен пациентлар кабул итү схемасы үзгәрде, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.
Пациентларга уңайлы булсын өчен хастаханә ашыгыч ярдәм вакытында кабул итү бүлегенә (үзәк керү юлы аша) һәм планлы госпитализация вакытында стационарга (стационарга керү юлы аша) бару маршрутын күрсәтүче ике видеоролик әзерләгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев