Түбән Кама балалар хастаханәсе табиблар белән 51 процентка комплектланган
Кадрлар белән мәсьәлә травматология һәм оропедиядә, хирургиядә, эндокринологиядә, неонатологиядә, офтальмологиядә, урологиядә һәм неврологиядә аеруча кискен тора.
Ел башыннан Түбән Кама балалар район хастаханәсе персоналын 19 табиб тулыландырды. Бу хакта 18 ноябрьдә муниципалитетта «эшлекле дүшәмбе»дә хастаханәнең баш табибы Алексей Толстиков хәбәр итте.
Медицина учреждениесе табиблар белән 51,5% ка, урта медицина персоналы белән — 67,8% ка комплектланган.
Кадрлар белән мәсьәлә травматология һәм оропедиядә, хирургиядә, эндокринологиядә, неонатологиядә, офтальмологиядә, урологиядә һәм неврологиядә аеруча кискен тора. Шулай ук анестезиологлар һәм реаниматологлар җитми.
Кадрлар проблемасын хәл итү өчен максатчан укыту, подъемныйлар, ташламалы арендалы торак гамәлгә ашырыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев