Түбән Кама балалар бакчасында Пасханы каршылау бәйрәме оештырылды
Түбән Каманың 47 нче балалар бакчасында «Пасха йомыркасы» бәйрәме үткәрелде.
Балалар өчен тематик мастер-класслар һәм уеннар оештырылды. Чарага керәшен җәмгыяте дә чакырулы иде, аның вәкилләре Пасха традицияләре һәм йолалары турында сөйләде.
«Бүген бездә буялган йомырка бәйрәме. Бездә керәшен җәмгыяте, ата-аналар, тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр кунакта. Бездә бик күп милләт балалары тәрбияләнә. Аларны берләштерә торган милли бәйрәмнәр бар, шуңа күрә бу юлы без Пасха каршылауны уздырырга булдык», — дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Зөлхия Кашапова.
Кечкенә артистларның йомыркалар салынган зур кәрзин тирәсендә чебиләр костюмында чыгыш ясавы чараның бизәге иде, дип фикерләрен белдерде чараны караучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев