Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама балалар бакчасында Җиңү юбилеена багышланган тантаналы чара узды

Ул координация советы һәм 5 нче микрорайонның үзидарә советы белән берлектә оештырылды.

Түбән Каманың 12 нче «Ладушки» балалар бакчасында Җиңү юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Ул координация советы һәм 5 нче микрорайонның үзидарә советы белән берлектә оештырылды.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Бөек Җиңү ветераннарына һәм махсус операциядә катнашучыларга багышлап шигырьләр һәм җырлар башкарды. 5 нче микрорайон территориясендә хәзерге вакытта МХО урынында булган 20 дән артык кеше яши.

Шул ук көнне микрорайонда яшәүчеләр өчен мастер-класслар оештырылды. Мәсәлән, фоамиран һәм атлас тасмалардан квиллинг техникасында бутоньеркалар ясадылар.

Бәйрәмдә катнашучылар шулай ук истәлек яулыгы булдырды, анда җиңү символлары белән бергә үзләренең бабаларының, сугышта катнашучыларның исемнәрен чиктеләр. Алга таба бу яулыклардан бер зур хәтер полотносы тупланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев