Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама балалар бакчасы хәрбиләр өчен коры душ әзерләде

Моннан тыш, әлеге учреждениедә гуманитар ярдәмне даими җыю оештырылган.

Түбән Кама шәһәренең 23нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре изге эшкә — махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен коры душ ясауга кушылды. Балалар янына мастер-класс үткәрү өчен «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары килгән.

«Без гуманитар ярдәм җыябыз һәм аны махсус хәрби операция зонасына җибәрәбез. Бүген без сезнең белән коры душ ясарбыз, хәзер мин аның ничек эшләгәнен аңлатам», — дип сөйләгән волонтерлар балаларга.

Балалар һәр пакетка инструкция салып куя. Ә аны әйләндереп куйсаң, солдат аның авторы — бала икәнен аңлый: арткы якта — йөрәкләр, триколор һәм игелек, тынычлыкка ышаныч белән сугарылган кыска хәбәрләр.

Мастер-класска балалар бакчасының чыгарылыш төркеме балалары да кушылган. Быелдан алар «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия хәрәкәтенең әгъзалары булып тора. Өлкән сыйныф укучылары-кураторлар балаларга волонтерлыкта беренче адымнарны ясарга булыша, аларда җаваплылык хисе һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияли.

«Әхлакый-патриотик тәрбия бездә көн режимына салынган. Иртәдән кичкә кадәр бу нинди дә булса эшчәнлектә чагыла. Безнең балалар өлкәннәргә дә, кечеләргә дә актив ярдәм итә», — дип сөйләгән 23нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гүзәл Юнысова.

Моннан тыш, әлеге учреждениедә гуманитар ярдәмне даими җыю оештырылган. Педагоглар, ата-аналар һәм балалар сугышчыларга кирәкле әйберләрне алып килә, ә посылкаларга мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рәсемнәрен һәм хатларын салалар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев