Түбән Кама балалар бакчалары ярты миллионлык грантлар отты
Бу акчаларны кирәкле җиһазлар сатып алуга тотарга ниятлиләр.
Түбән Каманың дүрт балалар бакчасы һәм ике мәктәбе Татарстан халыкларының телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклау һәм үстерү буенча республика конкурсы кысаларында грантка ия булды.
Җиңүчеләр исемлегендә 44 нче балалар бакчасы да бар. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе коллективы проект әзерләгән, аның кысаларында интерактив уеннар комплекты эшләнгән.
44 нче балалар бакчасында эшләнгән проектның төп максаты — интерактив уеннар ярдәмендә татар телен өйрәнү. Татар һәм рус телләрен укыту буенча педагог Алсу Гыйрфанова сүзләренә караганда, заманча технологияләр балаларга фикер йөртү сәләтен, игътибарлылыкны үстерергә ярдәм итә, ә иң мөһиме — туган телдә сөйләшергә өйрәтә.
«Акыллы балачак» проекты — балаларга татар телен өйрәтүче педагоглар өчен өстәмә материал булып торган интерактив уеннар комплекты. Ике ел дәвамында Алсу Гыйрфанова әлеге проектка кертелгән интерактив уеннар төзү белән шөгыльләнә. Алар татар телен һәм республика халыкларының гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән.
Грант күләме — 500 мең сум. Бу акчаларны кирәкле җиһазлар сатып алуга тотарга ниятлиләр.
Интерактив уеннар нәрсә ул, аларны ничек булдырырга һәм кулланырга — моңа 44 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре шәһәрнең һәм районның башка мәктәпкәчә учреждениеләрендәге хезмәттәшләрен өйрәтәчәк. Бу шулай ук әлеге грантның бер шарты иде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев