Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама бала тудыру йортындагы яшь әниләргә шәһәр мэрыннан чәчәкләр китерделәр

Радмир Беляев барлык әниләргә сәламәтлек, бәхет, энергия һәм мәхәббәт теләде.

Түбән Кама мэры Радмир Беляев бала тудыру йортында яшь әниләрне Әниләр көне белән котлады: хакимият вәкилләре хатын-кызларга букетлар һәм шәхси мөрәҗәгать белән открыткалар тапшырды.

«Яңа туган сабыйлары белән беренче очрашудан соң иң дулкынландыргыч чорны кичерүче яшь әниләрне шәхсән үзем котларга теләсәм дә, кызганычка, бәйрәм командировка көне белән туры килде. Шуңа күрә бүген Түбән Кама бала тудыру йортына әниләргә ихлас теләкләр белән чәчәкләр китерелде», — дип сөйләде шәһәр һәм район башлыгы үзенең Телеграм-каналында.

Радмир Беляев барлык әниләргә сәламәтлек, бәхет, энергия һәм мәхәббәт теләде.

Фото: Түбән Кама администрациясенең матбугат хезмәте

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев