Түбән Кама бала тудыру йортында бер атна эчендә 44 бала туган
Шуларның бишесе — башка шәһәрнекеләр.
Түбән Кама перинаталь үзәгендә 44 бала туган, шуларның бишесе — башка шәһәрнекеләр.
Район балалар хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хатын-кызлар консультациясендә 1,1 меңнән артык йөкле хатын-кыз исәптә тора, ә яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 22 сабый һәм 19 әни дәвалана.
Моннан тыш, 21-27 октябрьдә район балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә 425 мөрәҗәгать кабул ителгән, тагын 90 кеше перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткән, ә 368 пациент ярдәм сорап травмпункт табибларына килгән.
Шулай ук 523 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән, 269 пациент — стационар дәвалануда.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев