Түбән Кама бала тудыру йортында бер атна эчендә 42 бала туган
Шуларның сигезе — башка шәһәрнекеләр.
Түбән Кама перинаталь үзәгендә 42 бала туган, шуларның сигезе — башка шәһәрнекеләр.
Район балалар хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хатын-кызлар консультациясендә 1 142 йөкле хатын-кыз исәптә тора, ә яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 13 сабый һәм 7 әни дәвалана.
Моннан тыш, узган атнада район балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә 405 мөрәҗәгать кабул ителгән, тагын 71 кеше перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткән, ә 220 пациент ярдәм сорап травмпункт табибларына килгән.
Шулай ук 293 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән, 261 пациент — стационар дәвалануда.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев