Түбән Кама автовокзалында ремонт ясалачак, аның төп функциясе сакланачак
Ремонт эшләренә смета әзерләнгән инде.
Түбән Камада шәһәр автовокзалы яңартылачак, ул үзенең төп функциясен саклап калачак. Элек планлаштырылган яшьләр үзәген башка бинада урнаштырачаклар. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» барышында шәһәр мэры Радмир Беляев сөйләде.
«Сез хәтерләгәнчә, элек без вокзал территориясендә яшьләр үзәген урнаштыру мөмкинлеген караган идек. Әмма озак фикер алышулардан, эшлекле очрашулардан һәм Түбән Кама халкынан кире элемтәдән соң без Түбән Кама вокзалының төп транспорт функцияләрен саклап калырга булдык, һәм хәзер аны мондый корылмаларны ремонтлау программаларына кертү мәсьәләсен тикшерәчәкбез», — дип сөйләде шәһәр башлыгы.
Ул автовокзалны тәртипкә китерү өчен ремонт эшләренә смета әзерләнгән инде, 87 млн сум кирәк, дип өстәде.
Шулай ук Радмир Беляев автовокзалның көтү залында җылылык мәсьәләсен хәл итәргә кушты, чөнки хәзер анда салкын.
«Вокзалны сакларга, ремонтларга, яхшыртырга кирәк, өстәвенә бүген бездә җәмәгать транспортын үстерү буенча планнар күп», — дип ассызыклады мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев