Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама автовокзалына капиталь ремонт ясау өчен 87 миллион сум бирелгән

Якын арада проектлау эшләре башлана, шуннан соң автовокзалны ремонтлауга керешәчәкләр.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге карары буенча Түбән Кама районына автовокзалга капиталь ремонт ясау өчен 87 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Түбән Кама мэры Радмир Беляев сүзләренчә, акчалар җәмәгать транспортын үстерү һәм пассажирлар өчен уңайлылыкны арттыру комплекслы программасы кысаларында юнәлдерелгән.

Бу адым транспорт инфраструктурасын модернизацияләү, хәрәкәт итүче составны яңарту һәм пассажирлар йөртү өлкәсендә хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту буенча масштаблы эшнең бер өлеше булачак. Якын арада проектлау эшләре башлана, шуннан соң автовокзалны ремонтлауга керешәчәкләр.

«Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм Рөстәм Нургали улы Миңнехановка Түбән Кама үсешенә ярдәмнәре һәм игътибары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм!» — дип билгеләде Радмир Беляев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев