Түбән Кама автоинспекторлары машина йөртүчеләргә яңа ел сюрпризы ясады
Акция шәһәрнең җанлы урыннарының берсендә — Химиклар һәм Төзүчеләр проспектлары чатында узды.
Түбән Камада ГАИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне һәм кечкенә пассажирларны Яңа ел белән котладылар.
Кар кызыннан мандарин һәм Кыш бабайдан бүләк — нәкъ менә шулай Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне һәм кечкенә пассажирларны котлады. Ләкин сюрприз алганчы, шигырь укырга яки җыр җырларга кирәк иде. Биремне барысы да үтәде — чара балаларга да, өлкәннәргә дә зур шатлык китерде.
Түбән Камада «Полицейский Кыш Бабай» акциясен инде 10 елдан артык үткәрәләр. Бәйрәм алдыннан инспекторлар әкият геройлары киемнәрен кияләр һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга уңай кәеф һәм шатлык мизгелләре бүләк итәләр.
«Уңай хис-кичерешләрне күрү бик күңелле, бигрәк тә өлкәннәрдә — алар, балалар кебек шатланалар», — дип билгеләп үтте хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек буенча белгеч Екатерина Спешилова.
«Машина йөртүчеләрне Яңа ел белән котлыйбыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә: куркынычсызлык каешларын, балалар креслосын кулланырга, куркынычсыз тизлек режимын сайларга чакырабыз. Һәм, әлбәттә, яңа елда уңышлар һәм имин юллар телибез», — дип сөйләде ГАИның юл хәрәкәте иминлеге идарәсенең пропаганда буенча инспекторы Ландыш Фәрхетдинова.
Акция шәһәрнең җанлы урыннарының берсендә — Химиклар һәм Төзүчеләр проспектлары чатында узды. Күпләргә бүләкләр алу бәхете тиде. Машина йөртүчеләр туктатуның сәбәбе шундый күңелле сюрприз булуын белгәч бик шатландылар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев