Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама автоинспекторлары ике малайның яңа ел теләген тормышка ашырган

Балалар автоинспекторлар белән берлектә патруль машинасында йөрергә күптән хыялланганнар.

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикләнгән ике малай — Мирон Нагуманов һәм Әскәр Бәдертдиновның күптәнге хыялларын тормышка ашырганнар.

Балалар автоинспекторлар белән берлектә патруль машинасында йөрергә күптән хыялланганнар. Яңа ел алдыннан аларның бу хыялы тормышка ашкан: малайлар ДАИ эше белән якыннан танышканнар, патруль автомобиленә утырып йөргәннәр һәм, әлбәттә, инспекторлар кулыннан бүләкләр дә алганнар. 

«Бу очрашу балаларга шатлык һәм хыялларның тормышка ашуына ышаныч бүләк итте», — диләр шәһәр дәүләт автоинспекциясендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев