Түбән Кама аша йөрүче елга трамвае рейсларны 30 апрельдә башкара башлаячак
Теплоходның навигациясе 3 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Чаллыдан Соколкага баручы М-8 пассажир теплоходы Кама буйлап 30 апрельдә йөри башлаячак. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.
Түбән Камага елга трамвае 9:00 сәгатьтә килеп җитә һәм 14:20 сәгатьтә кире кайту юлына кузгала.
Быел юл йөрү бәясе артты. Түбән Камадан Чаллыга кадәр билет 118 сум булса (+10 сум), Вишневкага кадәр 60 сумга (55 сум иде) төшәчәк.
Теплоходның навигациясе 3 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев