Түбән Кама аша гуманитар конвой узачак: ничек ярдәм итәргә
11-14 ноябрь көннәрендә Түбән Кама аша 425 нче медицина отрядының гуманитар конвое узуы көтелә.
Подразделение Покров һәм Авдеев юнәлешләрендә яралыларны дәвалый, шул исәптән алар кулы аша күп кенә Татарстан сугышчылары да уза.
Барлык кирәкле әйберләр төялгән машина Екатеринбург ягыннан килә, волонтерлар һәм хәрби хезмәткәрләр шәһәрләр буйлап уза һәм госпиталь өчен әйберләр белән тулыландыра — бу урын-җир, гигиена чаралары, медикаментлар һәм башка бик күп нәрсәләр.
Үз өлешеңне Химиклар проспекты 72б адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктында калдырырга була. Анда әйберләрне кабул итү ялларсыз алып барыла.
«Кирәкле әйберләр — урын-җир, аяк киеме, тапочки/сланцы, трико, термобелье, футболкалар, эчке кием, оекбашлар, гигиена чаралары. Урын-җир бик яхшы хәлдә булырга тиеш. Без аларны карыйбыз, сайлыйбыз, әгәр госпиталь өчен берәр нәрсә туры килмәсә, без аларны коры душ өчен кулланабыз. Бездә бернәрсә дә тик ятмый, барысын да эшкә тотабыз», — дип сөйләде «Добрые сердца» төркеме волонтеры Лариса Орлова.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев