Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзалары этнографик диктант язды
1-8 ноябрьдә Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә, шулай ук Түбән Камада да «Зур этнографик диктант» X Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе узды.

Быел диктантны үткәрү «Россия халыклары һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге (БДБ)» Халыкара фестиваль программасына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән. Зур этнографик диктант — мәгърифәтчелек проекты. Ул Россиядә яшәүче халыклар мәдәнияте белән таныштыра, шулай ук илебездә этномәдәни белемнәрнең дәрәҗәсен бәяли.
Ел саен «Татарча Яз» диктантында актив катнашып йөрүче Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзалары быел этнографик диктантта үз көчләрен сынарга булдылар. 5 ноябрьдә 11 нче урта мәктәп бинасында тугыз аксакал җыелды. Гомуми федераль мәсьәләләрне үз эченә алган 30 сораудан торган тестка алар 45 минут эчендә үз җавапларын бирделәр. Диктантның нәтиҗәсе декабрь аеның азагына кадәр билгеле булачак. Дөрес җаваплар максималь рәвештә 100 баллга кадәр бәяләнә. Зур этнографик диктантта һәрбер катнашучыга сертификат тапшырылачак.
Зур диктантны яхшы оештырып алып барганнары өчен 11 нче мәктәп директоры урынбасары Г. Фәйзуллинага һәм татар теле һәм әдәбияты, география укытучысы Ч. Харисовага аксакаллар бик рәхмәтле.
Фәрит Вагыйзов, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев