Түбән Кама әдәбият сөючеләре язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очраштылар
Түбән Кама Үзәк китапханәсендә «Шанлы шәхесләребезгә таяныйк» дип исемләнгән әдәби очрашу белән китапханәләр даирәсендә игълан ителгән Әдәбият һәм сәнгать елы ачык дип белдерелде.
Беренче очрашуга кунак итеп күренекле язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев чакырылган иде.
Ихлас аралашуга корылган очрашу кысаларында әдипнең «Партизан Зәки Нури» дигән яңа романы катнашучыларга тәкъдим ителде. Ринат Мөхәммәдиев сөйләгән тарихи истәлекләрне түбәнкамалылар йотлыгып тыңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев