Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама 2025 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең иң «акыллы» шәһәрләре арасында беренче унлыкка кергән

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама шәһәренең мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов 2025 елда шәһәрнең цифрлы трансформациясе нәтиҗәләренә йомгак ясады.

«IQ шәһәрләре» еллык индексы нәтиҗәләре буенча Түбән Кама Россиядә алтынчы урынны алды һәм акыллы технологияләрне кертү өлкәсендә лидерларның берсе булу статусын раслады.

Куркынычсызлык өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала: шәһәрнең видеокүзәтү системасында 11 меңнән артык камера исәпләнә. Интеллектуаль алгоритмнар куллану нәтиҗәсендә әлеге система хокук тәртибен тәэмин итәргә генә түгел, ә төзекләндерү өлкәсендәге хокук бозуларны ачыкларга һәм санкцияләнмәгән чүплекләрне теркәргә дә ярдәм итә.

«Акыллы йорт» инфраструктурасы да актив үсеш кичерә: күпфатирлы йортларның 62 проценттан артыгы IP-домофоннар белән җиһазландырылган. Бу гадәттән тыш хәлләр очрагында халыкка оператив рәвештә хәбәр итү мөмкинлеген бирә.

Планнар арасында — «Минем Түбән Кама» мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрү, ул төп шәһәр сервисларын бердәм платформада берләштерәчәк. Аның ярдәмендә шәһәрдәшләр узачак чаралар турында мәгълүмат ала, администрациягә мөрәҗәгатьләр юллый һәм башка файдалы функцияләрдән файдалана алачак.

Шулай ук Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы һәм Казан ИТ-паркы белән берлектә Түбән Камада ИТ-парк концепциясен эшләү алып барыла. 2026 елга инновацион проектларны гамәлгә кертү планлаштырыла. Алар «Яндекс» компаниясе белән берлектә шәһәрнең транспорт системасын цифрлаштыруга юнәлдерелгән булачак.

 

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев