Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәләрне кардан чистартканда, барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлә

Йорт түбәләре генә түгел, подъездларга керә торган урыннардагы түбәләр дә даими чистартыла.

Быелгы кыш явым-төшемгә юмарт булды. Инде ишегалларын күпме чистарттылар, урамнардагы карны тонналап читкә чыгарып түктеләр (бу эш әле дә дәвам итә), ә кар кимеми дә, чөнки өстән явуын дәвам итә. Синоптиклар әле алда да бураннар булачагын искәртеп торалар. 

Юлларга гына түгел, түбәләргә дә сыртлап өйде карны быелгы кыш. Хәзер менә, көннәр җылыта башлау сәбәпле, түбәләрдән кар шуып төшү куркыныч тудыра. Республикабызның берничә шәһәрендә, күпкатлы йорт түбәсеннән кар ишелеп төшеп, юлдан баручы машинага зыян салган, кешеләрне имгәткән очраклар булган инде. Безнең Түбән Камада хәлләр ничек соң? Аллаһ сакласын, әлегә андый хәлләр булмаса да, кешеләрдән уяулык сорала. 

Дөрес, шәһәрнең коммуналь хезмәткәрләре көн саен диярлек йорт түбәләрен һәм подъезд ишеге алдындагы түбәләрне кардан чистарта башлаган инде. Белгечләр әйтүенчә, тугыз катлы йорт түбәләренә дә менеп, кардан, боздан чистарталар икән. Әйтик, 31 гыйнварда «Домсервис» компаниясе эшчеләре Химиклар проспектындагы 96 нчы йорт түбәсен чистартканнар.

«Бер көн эчендә без ике, өч, дүрт йорт түбәсендәге карны көрибез. Бу эшне махсус рөхсәт алган эшчеләр генә башкара. Алдан безнең оешмага караган йортларны карап, тикшереп чыгып, график төзибез. Эш башкарыласы йортларда алдан белдерү язып эләбез», — ди югарыда телгә алган оешма хезмәткәре Юлия Сөнгатуллина

Түбәләрне кардан чистартканда, барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлә. Бәхетсезлек очрагы булмасын өчен, өстән кар атканда җирдә махсус кеше кизү тора икән. Йорт түбәләре генә түгел, подъездларга керә торган урыннардагы түбәләр дә даими чистартыла.

Коммуналь хезмәтләр түбәләрне кардан чистарту эшләрен даими башкарабыз дип ышандыра. Ә гади түбәнкамалылар бу хакта нәрсә диләр соң? Аларның фикере төрлечә. Төзүчеләр урамындагы, 13 нче, 13А йортлары түбәләреннән озын боз сөңгеләре асылынып тора. Шушы ук урамның 11 нче йорт подъезд түбәләре дә калын кар катламы астында.

«Кар күп булды бит быел, җитешә алмыйлардыр инде», — диде бу йортларның берсендә яшәүче Николай Иванов. 

Сөембикә урамындагы йортларның берсендә яшәүче Гөлгенә Кәримова:

«Башка елларны техникларга әйтә идек тә, алар махсус бригада белән килеп, түбәдән карны, боз сөңгеләрен чистарта иделәр. Быел әле түбәгә караган да юк, иртәрәк түгелме соң?» — дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды. 

Чагыштырмача яңа йорт саналган Рифкать Гайнуллин исемендәге урамда яшәүче Ленар Абдуллин:

«Түбәдәге карны ел саен чистарталар. Мин үзем соңгы катта торам, балкон түбәсеннән асылынган кар һәм боз күренүгә, кич белән, кеше йөрми торган вакытта бәреп төшерәм. Квартир хуҗалары әзрәк зарланып, күбрәк эшләсеннәр, зарядка булыр» — дип җавап кайтарды. 

Йорт түбәләрен чират буенча кардан чистартырлар анысы, сүз дә юк. Ә менә кайбер кибет түбәләреннән «инде төшәм» дип салынып торган кар катламын кем чистартыр?.. Безнең халык әле: «Сак булыгыз!» дип кисәтү язып элеп куйсалар да, барыбер стенага терәлеп, түбә астыннан ук үтеп йөрергә гадәтләнгән. Алла сакласын, бәла-каза килеп чыкмасын! Аннан соң гаеплеләрне эзләргә керешерләр... 

Бу материалны язар алдыннан махсус кайбер ишегалларын карап уздым: түбәләрдәге кар катламын алай куркыныч дип әйтмәс идем. Боз сөңгеләре дә әле юк дәрәҗәсендә. Ә менә подъезд «козырек»ларында калын кар катламнары күренгәләде. Узган ел шәһәребездә яңа, матур тукталышлар ясалды, аларның түбәләрендәге карлар да кеше гомере өчен куркыныч тудыра. Көннәр бераз җылытса шуып, кеше өстенә төшәргә яки кар катламы авырлыгыннан түбәсе ишелергә мөмкин. 

Түбәләрдән кар чистартуда иң тәртипле, иң җаваплылар — бюджет оешмалары. Алар кар чистартуга кешесен дә, мөмкинлеген дә тиз таба...

Бу кыш оешмаларга да, түбәнкамалыларга да бердәмлектә, татулыкта зур сынау булды. Кемдер тырнак астыннан кер эзләп зарланырга яратса, кемдер сабыр итеп көтә белде. Без әкияттә яшәмибез, тылсымлы таякны бер селтәп кенә тау күчереп булмый. Һәр эшне башкарырга күпмедер вакыт кирәк. Шәһәрдәшебез Ленар әйтүенчә, машинага утырып барып, фитнес залына йөргәнче, ишегалдынада «фитнес» ясарга, ягъни дворникларга булышырга алынсак — файдасы күбрәк булыр иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев