ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан халкын провокацияләргә бирешмәскә чакырды
Андрей Кондратьев татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев республика халкын Президент сайлаулары вакытында провокацияләргә бирешмәскә чакырды.
Кондратьев сүзләренчә, урналарны яндырып, аларга яшел буяу түккән гражданнар җинаятьчел гамәлләр башкаруда гаепле.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе барлык хокук бозучыларның тоткарлануын ассызыклады. Тикшерү бара.
«Барыгызны да кисәтәсем килә: провокацияләргә бирешмәгез», — дип мөрәҗәгать итте татарстанлыларга Андрей Кондратьев.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев