ТР спорт министры Владимир Леонов эш сәфәре белән Түбән Камага килде
ТР спорт министры Түбән Каманың спорт объектларын карап чыкты.
Спорт сөюче шәһәр. Татарстанның спорт министры Владимир Леонов шулай дип белдерде. Дәрәҗәле кунак Түбән Камага ике көнлек эш сәфәре белән килде.
Башта ул соңгы елларда яңартылган спорт объектларын карап чыкты, аннары грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеген ачу тантанасында катнашты. Бу турнирның географиясе киң: 13 төбәктән 500гә якын кеше үз көчен сынап карарга килгән.
Эшлекле сәфәр Түбән Кама мэры белән очрашу белән тәмамланды. Радмир Беляев белән Владимир Леонов киләчәккә планнар билгеләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев