ТР Рәисе Түбән Кама хастаханәсе баш табибына яңа ашыгыч ярдәм автомобиле ачкычын тапшырды
В классындагы Sollers Atlant машинасы заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган.
22 гыйнварда Казанда Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының «2024 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге йомгаклары турында. 2025 елга бурычлар һәм үсеш перспективалары» дип аталган йомгаклау коллегиясе узды.
Чарада Түбән Кама баш табибы Руслан Вәлиев һәм үзәк район хастаханәсе җитәкчеләре катнашты.
Баш табиб Руслан Вәлиев ТР Рәисе кулыннан яңа ашыгыч ярдәм автомобиле ачкычын алды. В классындагы Sollers Atlant машинасы заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган.
Түбән Кама муниципаль районына шундый бүләк өчен Рөстәм Миңнехановка Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, мэр Рамил Муллин да рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, узган ел район ике реанимобиль алган иде инде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев