ТР прокуроры Альберт Суяргулов Түбән Камада гражданнарны кабул итәчәк
Алдан язылу өчен телефоннар: +7 (8555) 39-23-53, 47-03-29.
Сишәмбе көнне, 24 сентябрьдә, Түбән Камада гражданнарны Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская кабул итәчәк. Очрашу шәһәр прокуратурасы бинасында Студентлар урамы, 7 адресы буенча узачак.
Кабул итү иртәнге сәгать 10 да башлана. Алдан язылу өчен телефоннар: +7 (8555) 39-23-53, 47-03-29.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев