ТР Дәүләт торак фонды ОПК хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү программасын дәвам итә
2025 елда Дәүләт торак фонды 162 мең кв. метр торак төзегән, бу Татарстанда 3,2 мең гаиләне яңа уңайлы торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыруны дәвам итә.
2023 елдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән Казан, Чаллы, Яшел Үзән һәм Менделеевск предприятиеләренә ярдәм күрсәтелә.
2025 елда Чаллыда «КАМАЗ» хезмәткәрләре өчен дүрт күп фатирлы йортта 665 фатир бирелгән. Якын арада шәһәрнең 78 нче микрорайонында һәркайсы 179 фатирлы тагын ике аренда йортын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Автогигант белгечләрен җәлеп итү өчен барлыгы меңнән артык фатир биреләчәк.
«Бу бик яхшы ярдәм. Төзүчеләргә, Дәүләт торак фондына һәм «КАМАЗ» га рәхмәт белдерәм. Ышанам, бу карар производствога квалификацияле кадрларны җәлеп итү өчен этәргеч бирәчәк. Безнең автогигант — республика өчен генә түгел, тулаем илебез өчен дә стратегик предприятие», — дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Яшел Үзәндә оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләренә 160тан артык фатир биреләчәк, ә Менделеевскида Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына «Аммоний-2» предприятиесе хезмәткәрләре өчен 60 фатирлы йорт төзелә.
Барлык фатирлар да яшәү өчен тулысынча әзер. 2025 елда Дәүләт торак фонды 162 мең кв. метр торак төзегән, бу Татарстанда 3,2 мең гаиләне яңа уңайлы торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев