Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ТР Дәүләт Советы рәисе Түбән Камада балалар хастаханәсе һәм балалар бакчасын ремонтлау барышын бәяләде

Бакчада капиталь ремонт 2024 елның 5 гыйнварында башланган.

«Перинаталь үзәге булган Түбән Кама районы балалар хастаханәсендә ремонт эшләре 2021 елда башланган иде, ул ахырына якынлаша инде. Шул ук вакытта шәһәребездә «Мишутка» дип аталган 43 нче балалар бакчасын да рәткә китерәләр. Бу ике объектны карар өчен узган атнада шәһәребезгә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

Барлык шартлар булдырылган!
Хастаханәдә капиталь ремонт башланганнан бирле ике хирургия бүлеге, реанимация, операция, педиатрия һәм физиотерапия бүлекләре, пульмонология бүлеге, клиник-диагностика лабораториясе дә яңартылды. Бинада хәзер өр-яңа психиатр кабинеты һәм яшь пациентларның ата-аналары өчен ашау бүлмәсе бар. Параллель рәвештә хастаханәне кирәкле медицина җиһазлары белән комплектлыйлар. 

Табиблар әйтүенчә, тиздән кабул итү-диагностика бүлеге дә ачылачак. Анда пациентлар өчен махсус уңайлы маршрутлар каралган. Моннан тыш, стационарга керү урынын яңарту эшләре төгәлләнде, чиратта — бинаның фасады. Шулай ук сөт кухнясы бинасы да тулысынча төзекләндерелгән. Барлык эшләрне 2024 елның көзендә тәмамларга планлаштыралар. Перинаталь үзәге булган Түбән Кама балалар район хастаханәсенә капиталь ремонтның гомуми бәясе 889 миллион сум тәшкил иткән. «Стационарны җиһазландыру өчен өстәмә акча кирәк. Бу якынча 350 миллион сум. Хәзер бу сорау фикер алышу стадиясендә», — дип белдерде шәһәр мэры Рамил Муллин. 

Сергей Мерясев, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе: 
«2027 елда бу стационарга 40 ел тула, безнең хастаханә — Республикада балаларга ярдәм күрсәтүче иң эре хастаханәләрнең берсе. Хәзер аңа Түбән Каманың 58 мең баласы беркетелгән, 8 меңе — якындагы районнардан килгән балалар, аларга махсус ярдәм күрсәтелә». 

Кунаклар, казанышлардан тыш, Түбән Кама хастаханәсендә булган проблемалар турында да фикер алыштылар. Бүген шәһәрдә кадрлар җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Балалар хастаханәсендә, мәсәлән, 80 белгеч җитми. Алар арасында педиатр һәм акушер-гинеколог. «Быел сез медицина институтларына ничә кеше җибәрдегез?» — дип сорады Фәрит Мөхәммәтшин. «Кырык. Бу эш бездә актив алып барыла, өч университетка максатчан урыннар бүлеп бирелгән. Өстәмә акчалар бар, фатирлар бүлеп бирелә — персонал өчен барлык шартлар тудырылган», — дип җавап бирде Сергей Мерясев. 

ТР Дәүләт Советы Рәисе табиблар һәм пациентлар белән аралашты. Ул больницаның гадәти стеналары урынына матур рәсемнәр белән буялган бинаны күргәч, бик гаҗәпләнде. «Без стеналарны кечкенә пациентлар өчен әзерләдек. Сүз балалар турында бара, аларны сөендерергә телибез. Аларга монда рәхәт булсын өчен тырышабыз. Монда хәтта стеналар да дәваларга тиеш», — дип аңлатты Рамил Муллин.

Халык рухы белән
Эш сәфәренең чираттагы тукталышы — 43 нче «Мишутка» балалар бакчасы. Ул инде күптән җитди ремонтка мохтаҗ иде: моңарчы аның түбәсе һәм инженерлык коммуникацияләре авария хәлендә булган. Эш барышында инженер системалары, санитария узеллары, тәрәзә һәм ишек блоклары, шулай ук электр белән тәэмин итү һәм керү төркемнәре алыштырылды. Музыка һәм физкультура заллары, шулай ук өстәмә белем бирү кабинетлары яңартылды. Беренче катта, ата-аналарга уңайлы булсын өчен, күпфункцияле үзәк җиһазландырылды, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шартлар тудырылды. 

Капиталь ремонт 2024 елның 5 гыйнварында башланган. Яңартылган балалар бакчасын 30 августта, Республика көнендә ачу планлаштырыла. 

«Балалар бакчасы 220 сабыйга исәпләнгән. Бездә персонал җитәрлек. Рус халык мәдәнияте нигезендә рухи-әхлакый тәрбиягә нигезләнеп, рухи кыйммәтләр һәм гаилә, патриотик тәрбия турында сөйлибез», — диде балалар бакчасы мөдире Карина Миңнебаева.

«Мишутка»ның һәр бүлмәсе рус халкы рухын чагылдырачак дип вәгъдә итәләр. Мәсәлән, йокы бүлмәсендә — караватлар, стеналарда — рус халык әкиятләре сурәтләнгән.

«Безнең киләчәгебез — Ватанга, республикага, үз шәһәрләренә патриотизм рухында тәрбияләнгән яшьләрдә. Миңа бу искиткеч балалар бакчасында тәрбияләүнең яңа ысуллары һәм эш формалары турында сөйләделәр. Бу бик җаваплы эш!», — дип йомгаклады очрашуны Фәрит Мөхәммәтшин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев