Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Төзекләндерүне югары бәяләде

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев эш сәфәре белән Түбән Камада булды.

Министр башкарылган эшне югары бәяләде /  Фото ntr-24.ru сайтыннан

Визит кысаларында ул яшь табибларга фатир ачкычлары тапшыру тантанасында катнашты, шулай ук сәламәтлек саклау системасының берничә мөһим объектын карап чыкты.

Министр беренче булып перинаталь үзәкне карады. Узган ел биредә «Б» акушерлык корпусында капиталь төзекләндерү үткәрелде: бинаның эчке бизәлеше һәм фасады тулысынча яңартылды. Хәзерге вакытта кирәкле медицина җиһазлары кайтару һәм урнаштыру эшләре алып барыла.

Яңартылган перинаталь үзәк хатын-кызларга йөклелекнең барлык этапларында, бала табу вакытында һәм ана булуның беренче көннәрендә комплекслы медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итәчәк. Шулай ук делегациядәгеләр перинаталь үзәкнең «А» корпусын модернизацияләү мөмкинлекләре турында да фикер алышты.

Министр «Б» корпусында башкарылган эшләргә югары бәя бирде.

«Монда яхшы идеяләр тормышка ашырылган, заманча технологик чишелешләр кулланылган. Афәрин, төзүчеләр булдырган!», – дип билгеләп үтте Альмир Абашев.

Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев исә әлеге перинаталь үзәкнең Кама аръягы өчен куәтле медицина үзәге булачагын ассызыклады.

ТР Сәламәтлек саклау министры өлкәннәр медицинасын да игътибарсыз калдырмады. Түбән Кама үзәк район күпфункцияле хастаханәсендә ул дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә тукталды. Аерым алганда, хастаханәнең баш табибы Сергей Мерясев, 4 нче дәвалау корпусында булган мөмкинлекләрен нәтиҗәлерәк файдалану максатыннан, хирургия хезмәтен яңача оештыру проектын тәкъдим итте.

Визит барышында онкология бүлеге эшчәнлегенә дә аерым игътибар бирелде.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев