Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Телләр төрле булса да...

«21 февраль – Халыкара Туган тел көне. Бу көн, 2000 елдан башлап, ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырылучы бу дата шәһәребез мәктәпләрендә, китапханәләрдә, балалар бакчаларында елдан-ел киңрәк колач алды.

Фотода: укучылар үзенчәлекле милли киемнәрдән / Фото шәхси архивтан

15 нче мәктәптә узган Туган тел айлыгы чараларга бай булып, татар теленә багышланган шигърият дәресе белән башланып китте. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең җаваплы секретары, өч китап авторы, ветеран укытучы Рушания Габбасова, бөтен гомерен балаларга татар теленә мәхәббәт тәрбияләгән ветеран укытучы, шагыйрә Әлфия Хәлиуллина укучыларга татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, аның кыйммәте турында сөйләделәр, үзләренең шигырьләрен бүләк иттеләр.

Бу мәктәптә төрле милләт балалары укый. Халыкара Туган тел айлыгын тәмамлау көнендә иртәннән үк бәйрәм рухы сизелеп торды. Бәйрәм кунакларны тантаналы каршы алудан башланып китте. Мәктәп сыйныфлары, татар, рус, башкорт, чуваш, тадҗик һәм башка милләтләрнең көнкүреше, милли гореф-гадәтләре, йолалары буенча бизәлгән иде. Бер сыйныфта безне татар халкының милли киемнәрен кигән укучылар килгән кунакларны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, язучылары, әдәбияты, уен кораллары, милли ризыклары, уеннары, киемнәре, театр, җыр-бию сәнгате белән таныштырса, икенче бүлмәдә, чуваш халык милли киемен кигән укучы балалар, күрше балалар бакчасыннан кергән нәнияәр белән кулга кул тотынып «Кояш яки ай» («Уйохпа хэвель») уйный иде.

Бу кадәр халыкның милли киемен каян таптыгыз, – дигән сорауга, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, шушы эшкә бар күнелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы мәктәп директоры Луиза Фалина: «Биредә бөтен җаны-тәне белән үз эшенә бирелгән укытучылар эшли, милли киемнәрне дә үз көчебез белән алдык», – дип җавап бирде. Шулайдыр, юкка гынамыни алар төрле олимпиадаларда җиңеп чыгып, бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яуламый?! Әле күптән түгел генә шәһәр мәгариф идәрәсе, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге белән берлектә үткәргән «Татар кызы, татар малае» бәйгесендә катнашып, лаеклы урын яуладылар.

«Туган телләр айлыгы укучылар арасындагы бердәмлек һәм дуслык хисләрен тагын да ныгыта. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә бетә. Безнең киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау», – диде тантана ахырында мәктәп директоры Луиза Фалина.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев