Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Телефонсыз мәктәп

Уку елы башыннан мәктәп укучыларына дәрес вакытында кәрәзле телефоннар куллану тыела.


Шушы көннәрдә Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин укытучылар, ата-аналар һәм 36, 37 һәм 38 мәктәп укучылары белән очрашу үткәрде. 

Бу мәктәпләрдә уку процессына яңа үзгәрешләр кертү буенча сынау проекты эшли башлады. Очрашуга килгән 36 нчы мәктәпнең 9Б сыйныфы укучысы Константин Токарев аларның ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Егет сүзләренчә, аның күп кенә сыйныфташлары яңа тәртипкә аңлап карый, әмма гаджетлардан аерылырга әзер булмаганнар, кырык минутка гына булса түзеп тора алмый шул.

Шулай да аларга килешергә туры киләчәк, чөнки яңа үзгәрешләр җаваплылыкны да күздә тота. Әйтик, телефонын тапшырмаган укучының электрон көндәлегендә кисәтү ясалачак. Әгәр андый очраклар тагын кабатлана икән — укытучы, директор һәм ата-ана катнашында комиссия үткәреләчәк. Әлбәттә, бу кагыйдәләр эшләсен өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим. Һәрхәлдә мәктәптә укучы бала игътибарын бары тик укуга гына тупларга тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев