Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Телефон аша консультация

Быел Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең колл-үзәге белгечләре 35 меңгә якын татарстанлыга консультация биргән.

Гражданнарның телефон аша биргән төп сораулары хастаханә кәгазьләре буенча түләүләр һәм йөкле хатын-кызларга, 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә каралган бердәм пособие алуга кагылышлы.

Көн саен бер региональ колл-үзәк операторына 90га кадәр шалтырату туры килә. Белгечләр пенсия һәм социаль тәэмин итү темалары буенча сорауларга җавап бирә. www.sfr. gov.ru. сайтындагы шәхси кабинет аша кеше үзе билгеләгән код сүзе аша шәхесен ачыклаганнан соң гына шәхси консультацияләр үткәрелә. 

Код сүзе ярдәмендә шәхси мәгълүматлардан, мәсәлән, пенсия яки социаль түләүләрнең күләме, шәхси счетның торышы яки ана капиталының калдыгы турында мәгълүмат алырга мөмкин. 

Гаризада күрсәтелгән телефон номерыннан шалтыратканда, өстәмә идентификация турында мәгълүмат кирәк булмаячак. Шул ук вакытта, башка номердан мөрәҗәгать иткән очракта, паспорт һәм СНИЛС мәгълүматларын хәбәр итәргә туры киләчәк.

Код сүзе хәрефләр, саннар, сүзләр яки сүзтезмәләрдән торган теләсә нинди комбинациядән булырга мөмкин. Кирәк булса, аны алыштырырга була. Код сүзен СФР сайтындагы Шәхси кабинет аша онлайн рәвештә, шулай ук фондның клиентлар хезмәтенә барып урнаштырырга мөмкин. 

Код сүзе буенча шәхси консультацияләрне 8-800- 100-00-01 номеры буенча Бердәм контакт-үзәккә шалтыратып алырга була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев