Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Татспиртпром» белән «Росспиртпром» федераль компаниясе берләшә

Татарстанның «Татспиртпром» алкоголь гиганты «Росспиртпром» федераль компаниясе белән берләшергә планлаштыра.

Интеграция турында карар ике компаниянең дә акционерлары тарафыннан кабул ителгән инде.

Әйтелгән планнар нигезендә, һәр җитештерүче операцион автономияне саклап калачак, әмма бердәм төркем кысаларында эшләячәк. Стратегик җитәкчелекне, ликер-аракы җитештерүләрен үстерүне, маркетингны һәм сатуны «Татспиртпром» командасына тапшыру планлаштырыла. Берләшкән структураның штаб-фатиры Казанда урнашачак дип фаразлана.

Килешү Татарстан бюджетына салым керемнәрен арттырырга һәм яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирер дип көтелә, дип хәбәр итә «Вечерняя Казань».

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев