Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Татнефтьнең» Игелек энергиясе

2023 елда барлыгы 955,5 млн.сумлык 1594 гариза бирелгән.

«Татнефтьнең «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсына йомгак ясалды, аның максаты — коммерцияле булмаган секторга, шулай ук җәмгыятьтә уңай үзгәрешләр лидерларына ярдәм итү, дип яза «Нефтяные вести» газетасы. Сигез ел эчендә конкурс үзенең социаль проектларны сайлап алуның нәтиҗәле мәйданчыгы булуын дәлилләде , ул елдан-ел камилләшә. 

2023 елда барлыгы 955,5 млн.сумлык 1594 гариза бирелгән, шуларның 255е юридик затлардан һәм 1339ы физик затлардан килгән (узган елда 843 млн. сумлык 1409 гариза). Мөрәҗәгать итүчеләр арасында Татарстанның 44 районы һәм Россиянең 18 төбәге, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Йошкар-Ола, Томск, Самара, Кемерово, Улан-Удэ, Башкортостан, Краснодар крае, Свердловск һәм Белгород өлкәләре һ.б. бар иде.

Гаризалар бирүдә Казан (263 гариза), Чаллы (164), Әлмәт (138) һәм Минзәлә (127) халкы активлык күрсәтте. Иң популяр номинацияләр: «Мәдәният һәм сәнгать» (405 гариза), «Фән, мәгариф һәм мәгърифәт» (287), «Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм» (261). 

Конкурсның гадел үтүен, җәмәгатьчелеккә ачыклыгын тәэмин итү максатыннан гаризаларны бәяләүнең күпбаскычлы системасы формалаштырылды, аларның һәрберсен расланган критерийлар һәм баллар нигезендә бер-берсеннән бәйсез рәвештә өч эксперттан алып биш экспертка кадәр бәяләделәр. Һәр проект буенча уртача нәтиҗә билгеләнде, бу йомгаклау бәяләмәсенең субъективлыгын киметергә мөмкинлек бирде.

Гаризаларны бәяләү өчен экспертлар сыйфатында федераль фондлардан 47 кеше («Русфонд», «Фәрештәгә бүләк», «Яңа исемнәр», «Ата-ана күпере», «Донорлар форумы» грант бирүче оешмалар ассоциациясе, «Хәйриячелек культурасы», «Абсолют ярдәм»), күренекле җәмәгать эшлеклеләре, фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, дәүләт структуралары, мәгариф учреждениеләре вәкилләре, «Татнефть» белгечләре катнашты.

Экспертлар һәм Идарәче Комитет әгъзалары бәяләү нәтиҗәсендә Татарстанның 31 районыннан һәм илнең ике төбәгеннән 114,2 млн сумга 122 проект хупланды, дип хәбәр итә «Нефтяные вести».

Конкурс нәтиҗәләре буенча иң күп җиңүчеләр «Халыкның ярдәмгә могтаҗ катламын яклау» (30 проект), «Тарихи мирасны саклау» (16), «Әйләнә-тирә мохитне саклау» (16), «Фән, мәгариф һәм мәгърифәт» (12), «Мәдәният һәм сәнгать» (12) номинацияләрендә ачыкланды.

Шәһәрләр һәм районнар арасында лидерларның беренче өчлегенә Казан (47,1 млн.сумлык 30 проект), Чаллы (15,1 млн. сумлык 16 проект) Әлмәт (10,4 млн. сумлык 11 проект) керде.

«Игелеклелек Энергиясе» конкурсын үткәргән сигез ел эчендә 828 мөрәҗәгать итүче (проект) 697,2 млн сумлык ярдәм алды. 

Списокны монда карый аласыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X