Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанның ЛНРдагы яңа вице-премьеры үз планнары турында сөйләде

Ул Донбассның Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә эш белән җитәкчелек итәчәк.

ТР Дәүләт Советы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының элеккеге башлыгы Фәнил Аглиуллинны республика вице-премьеры итеп билгеләүне хуплады.

Ул Донбассның Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә эш белән җитәкчелек итәчәк. 

Хәзер яңа вице-премьерга шәһәрләрне торгызу белән шөгыльләнергә кирәк булачак. Беренче чиратта, бу торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагыла.

«Торак-коммуналь хуҗалык сораулары белән очрашканым бар, әмма бик тирән түгел, хәзер инде бу эшкә баш-аяк белән чумам. Мәсьәләнең асылына тиз арада төшенермен дип уйлыйм. Шәһәргә җентекләбрәк һәм тирәнрәк карап, монда нинди зур җимереклекләр булуын аңлыйм», — ди Фәнил Аглиуллин.

Аның сүзләренчә, ышанып тапшырылган территорияләрне тәртипкә китерү өчен күп еллар кирәк булачак.

Моннан тыш, шефлык астындагы төбәкләрдә кадрлар дефициты мәсьәләсе иң кискен булып кала. Фәнил Аглиуллин шәһәр балалар хастаханәсенең баш табибы Елена Олексюк белән очрашты инде. Нәтиҗәдә, алга таба эш итү планы билгеләнгән.

«Мин инде Казанда сөйләшүләр алып барам. Югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрне җәлеп итәчәкбез», — диде ул.

Ә предприятиеләр өчен эшчеләргә килгәндә, беренче чиратта шуны аңларга кирәк — башта һәрвакыт авыр була.

«Минемчә, халык белән әңгәмәләр алып барырга, очрашулар үткәрергә, барлык көчне туплап, бергәләп күтәрелергә кирәклеген аңлатырга кирәк, өйдә утырып, күктән нәрсәдер төшүен көтеп тормаска кирәк», — дип йомгаклады Фәнил Аглиуллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев