Татарстанның бер районында махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләкләр тапшырылды
Биектау районында махсус хәрби операция барышында гаять зур батырлык һәм кыюлык күрсәткән хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды.
Бүләкләрне һәлак булган ир-егетләрнең туганнарына район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Хәкимуллин тапшырган.
Ватан өчен гомерләрен биргән биектаулылар тугызау: Алик Исхаков, Сергей Грицяк, Денис Никитушкин, Альберт Сергеев, Виталий Чевычалов, Антон Смирнов, Муса Җамалиев, Ирек Газимов, Рөстәм Галәвиев исемнәре рәхмәт сүзләре белән аталды.
Тантанада махсус хәрби операциядә катнашып, хәзерге вакытта ялга кайткан хәрби Марсель Габделгалимовка аерым игътибар бирелде. Ул ике медаль белән бүләкләнде — «Жуков» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы».
«Без әлеге сынауларны баш имичә үткән егетләр белән горурланабыз, аларның үлеме безнең өчен олы кайгы. Бу геройлар рухи көч һәм Ватанга тугрылык үрнәге булып калачак», — дип билгеләп үткән район башлыгы Равил Хисаметдинов.
Район җитәкчелеге гаиләләргә Ватанны чын-чынлап саклаучы уллары өчен рәхмәт белдергән һәм яу кырында башын салган геройлар гаиләләренә ярдәмнең дәвам итәчәгенә ышандырган.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык Юлламасында махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары өчен 17 татарстанлының «Россия Герое» исеменә лаек булуы, кызганычка каршы, аларның 8е үлгәннән соң бүләкләнүе турында билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 3285 татарстанлы үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев