Татарстанның 55 тарихи бинасы икенче тормыш алачак
РФ Хөкүмәте 2045 елга кадәр исәпләнгән «Мәдәни мирас объектларын саклау» масштаблы программасын башлап җибәрде.
Аның максаты — реставрацияләү генә түгел, ә меңләгән тарихи бинаны регионнар икътисадына интеграцияләү. Программаның төп операторларының берсе булып ДОМ. РФ тора, дип хәбәр итте мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты.
Эшләрне координацияләү өчен Мәдәният министрлыгы белән берлектә Наследие. дом. рф цифрлы платформасы булдырылды. Бу ресурс илнең 81 төбәгеннән 1600 дән артык мәдәни мирас объекты турында мәгълүмат туплап, инвесторлар һәм төбәк хакимиятләре өчен бердәм керү ноктасы булып хезмәт итә. Инвесторлар платформада туры килерлек объектлар таба, ташламалы кредитлар һәм 730 лицензияле подрядчы элемтәләре турында мәгълүмат ала ала. Инвесторларга тапшырылган 130 объектны торгызу прогрессы «Цифрлы юл картасы» аша онлайн күзәтелә.
Татарстан программада актив катнаша: платформага республикадан 55 мәдәни мирас объекты кертелгән, 12се өчен инвесторлар табылган инде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев