Татарстанның 20 муниципаль архивы үз проектлары өчен дәүләт ярдәме алачак
2025 елның октябрь башында Татарстанда «Республикада архив эшен үстерү» дәүләт программасы кысаларында муниципаль архивларга ярдәм алу буенча ел саен үткәрелә торган конкурста катнашучыларның проектларын ачыктан-ачык яклау узган.
Бу хакта Татарстан Архив эше буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Комитет тарафыннан тугызынчы мәртәбә уздырыла торган чара алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүгә һәм үзләштерүгә, тәҗрибә уртаклашуга, шулай ук муниципаль архив җитәкчеләренең һәм хезмәткәрләренең һөнәри үсешенә юнәлдерелгән. Яклау барышында 20 муниципаль архивта заманча җиһазлар алуга дәгъва кылучы 22 проект тәкъдим ителгән, ә проектларны яклау өч номинация буенча үткәрелгән.
«Россия Архив фонды документларының һәм башка архив документларының сакланышын тәэмин итү проектларына ярдәм» номинациясендә Арча, Баулы, Чүпрәле, Мөслим, Балык Бистәсе һәм Теләче муниципаль районнары башкарма комитетларының архив секторлары уңышлы якланган.
«Россия Архив фонды документларын һәм башка архив документларын популярлаштыру һәм куллану проектларына ярдәм» номинациясендә Азнакай, Югары Ослан, Биектау һәм Лаеш муниципаль районнары башкарма комитетларының архив секторлары җиңүчеләр булган.
Өченче номинациядә — «Татарстан Архив фондын Татарстан тарихы буенча аудиовизуаль документлар белән тулыландыру проектларына ярдәм» — призлар Әлмәт, Бөгелмә, Питрәч һәм Теләче муниципаль районнары Башкарма комитетларының архив секторларына тапшырылган.
Архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Гүзәл Илдус кызы Илдарханова-Балчиклы чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашты: «Безнең фикеребезчә, бик мөһим конкурс... Иң көчлеләр һәм әлеге җиһазны куллану кирәклеген исбатлаучылар җиңде! Теләче муниципаль архивы проектын билгеләп үтәсебез килә, ул катнашучыларны гына түгел, ә уртак эшкә зур өлеш кертүче махсус хәрби операция волонтерларын да саклауга фотографияләр һәм документлар кабул итүнең мөһимлеген билгеләп үтте!».
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев