Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанның 1043 гаиләсе ана капиталын балалар бакчасына түләүгә файдаланган

Иң мөһиме: баланы тәрбияләү буенча балалар бакчасы белән килешү сертификат иясе тарафыннан төзелергә тиеш.

Мәктәпкәчә программалар буенча укырга акчаны дәүләт сертификаты алган бала туганнан соң ук, ягъни аның өч яшен көтеп тормыйча, җибәрергә мөмкин. Ата-аналар сертификат акчасын кече балага гына түгел, балалар бакчасына йөргән өлкән баланың укуына да юнәлтә ала.

«Ана капиталын дәүләт һәм шәхси балалар бакчасы хезмәтләре өчен түләргә мөмкин, хәтта ул ИП да теркәлгән булса да. Иң мөһиме, мәктәпкәчә оешма Россия территориясендә урнашкан һәм белем бирү хезмәтләрен күрсәтү лицензиясенә ия булырга тиеш. Лицензия булу-булмавын «Рособрнадзор»ның рәсми сайтында лицензияләр реестрында тикшерергә киңәш итәм» , — дип аңлатты Россия социаль фондының (СФР) Татарстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. 

Иң мөһиме: баланы тәрбияләү буенча балалар бакчасы белән килешү сертификат иясе тарафыннан төзелергә тиеш. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, татарстанлыларга уңайлы булсын өчен Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән Мәгариф министрлыгы арасында мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү төзелгән, шуңа күрә фонд барлык кирәкле мәгълүматларны үзе соратып ала. Ата-аналарга ана капиталы белән идарә итү турында гариза белән СФР, «Дәүләт хезмәтләре» сайтындагы шәхси кабинет аша җибәрергә яисә фондның клиент хезмәтенә һәм күпфункцияле үзәк офисына мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин. 

Ана капиталы чаралары белән идарә итү турында өстәмә консультацияне 8-800-1-00000-1 номеры буенча СФР контактүзәгенә шалтыратып алырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев