Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстаннан Санкт-Петербург портына беренче ашлык экспрессын җибәрделәр

Яңа юнәлеш илнең төньяк-көнбатыш портларына даими рәвештә йөкләр җибәрүне оештыру өчен эшләнгән.

Горький тимер юлы беренче тапкыр Татарстаннан Санкт-Петербург портына «ашлык экспрессын» җибәрде. Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Юдино станциясендә 3,2 мең тонна ашлык булган 44 вагоннан торган состав төялгән. Портка килеп җиткәч, йөк Көньяк Африкага экспортка китә, дип хәбәр итә «Казань КП».

Яңа юнәлеш илнең төньяк-көнбатыш портларына даими рәвештә йөкләр җибәрүне оештыру өчен эшләнгән. 2025 елның гыйнвар—ноябрь айларында Татарстан станцияләрендә 540 мең тоннага якын ашлык төялгән, бу узган елның шушы чорына караганда 11,4% ка күбрәк. Ноябрьдә генә төяү 45,3% ка арткан — 84,5 мең тоннага кадәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев