Татарстаннан яңгырлар һәм яшеннәр китәргә җыенмый
Төнлә температура +6..+11 градуска кадәр төшәчәк.
Татарстанда 22 майда аязучан болытлы һава көтелә. Кыска вакытлы яңгырлар явачак, төнлә урыны белән явым-төшем булуы ихтимал.
ТР Гидрометеоүзәге синоптиклары белешмәләре буенча, кайбер районнарда яшен һәм боз булыр дип фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метрга җитә, ә көндез урыны белән 23 м/с.
Төнлә температура +6..+11 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +17..+22 градуска кадәр җылына.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев