Татарстаннан «Бердәм Россия» партиясе Луганск халкына 33 гуманитар колонна әзерли башлады
«Бердәм Россия» партиясенең Казандагы складына Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге кадет мәктәбеннән 500 килограмм ярдәм алып килделәр.
Луганск Халык Республикасы халкы өчен 33 гуманитар колонна әзерләнә башлады, дип хәбәр иттеләр «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәтендә.
Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре халкы өчен яшелчәләр, ярмалар, сыек майлар җыелган. Азык-төлекне кадет мәктәбе директоры Андрей Кратков инициативасы белән җыйганнар. Йөкне төяүдә «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Татарстан бүлекчәсе активистлары булышкан.
«Бу көннәрдә партиянең җирле бүлекчәләре сәркатибләре, район башлыклары ярдәме белән муниципалитетларда да «Бердәм Россия» гуманитар колоннасы өчен йөк җыела. Шулай ук ярдәм җыюда «Бердәм Россия»дән барлык дәрәҗәдәге депутатлар, эшмәкәрләр бергәлеге, хәйриячеләр, җәмәгать эшлеклеләре катнаша», — диде "Бердәм Россия«нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин.
Марат Сәмигуллин сүзләренчә, колоннаның гомуми авырлыгы 180 тонна булачак һәм 11 фурага төяләчәк. Луганск Халык Республикасы халкы өчен ярдәмне 24 октябрьдә җибәрү планлаштырыла.
Баштарак «Бердәм Россия» яңа төбәкләргә 140 тонна ярдәм җибәргән иде инде. 32 тапкыр җибәрү яңа уку елына багышланды. Тугыз йөк машинасы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре халкына, шулай ук махсус операциядә катнашучыларга ярдәм алып барды.
2022 елның февраленнән 2025 елның августына кадәр Татарстанның төбәк бүлекчәсе ярдәмендә Луганск Халык Республикасына 3554 тонна ярдәм белән 232 йөк машинасы җибәрелгән.
Фото: «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев