Татарстанлыларны шимбә көнне көчле җил турында кисәттеләр
Кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал.
9 сентябрь иртәсендә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән секундына 16-21 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе кисәтә.
Шимбә көнне һава торышы аязучан болытлы булачак. Көндез һава +17..+22 градуска кадәр җылыначак, кыска вакытлы яңгыр явачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев