Татарстанлыларны өч көнлек эш атнасы көтә
Ул 9 май бәйрәме белән бәйле.
Татарстан Хезмәт министрлыгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан ял итә торган бәйрәм көннәрен искә төшерде.
РФ ХК 112 маддәсе буенча, 9 май - эшләми торган бәйрәм көне. Дүшәмбе, 8 май, ял көне, ул 8 гыйнвардан күчерелә.
Шулай итеп, киләсе атнада биш көн эшләүче татарстанлылар 8 һәм 9 майда ял итәчәк. Аннан соң өч эш көне һәм тагын ял көннәре (шимбә, якшәмбе) булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев