Татарстанлыларны 37 градус эссе турында кисәттеләр
Метеорологлар белдерүенчә, июль башы төбәктә нормадан 4 градуска җылырак дип фаразлана.
Өч көн дәвамында, 4, 5 һәм 6 июльдә, Татарстанда көндез урыны белән + 37 градус эсселек көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге шторм кисәтүе таратты.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген республикада һава температурасы +36 градуска кадәр була. Метеорологлар белдерүенчә, июль башы төбәктә нормадан 4 градуска җылырак дип фаразлана.
Урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге штром кисәтүе игълан иткән иде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев