Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанлыларга пенсияне яңадан исәпләтү турында сөйләделәр

ТР Юстиция министрлыгы Халыкара инвалидлар көне уңаеннан халыкны кабул итте, анда теләгән һәркем бушлай юридик ярдәм ала алды.

Халыкны аеруча борчыган тема — пенсия һәм аны яңадан исәпләү булып чыккан.

«Теләсә кайсы пенсионер — эшләүче дә, эшләмәүче дә — билгеләнгән пенсия суммасын яңадан исәпләтү таләбе белән Россиянең социаль фондына мөрәҗәгать итәргә хокуклы», — дип аңлаттылар консультацияләрдә катнашкан юристлар.

Түләүләрне арттыру өчен гражданнар Күп функцияле үзәккә яки яшәү урыны буенча Социаль фонд бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, дәүләт хезмәтләре порталында яки Социаль фонд сайтында шәхси кабинет аша гариза бирергә мөмкин. Мөрәҗәгатьне карау срогы документлар кабул ителгән көннән алып 5 эш көне тәшкил итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев