Татарстанлыларга пенсия күләменә декрет һәм хезмәт стажы ничек тәэсир итүен аңлаттылар
Декрет ялына чыгучы хатын-кыз ел ярымнан алып өч елга кадәр хезмәт эшчәнлеген туктатып тора.
Шул ук вакытта татарстанлыларга иминият пенсиясе алу өчен кимендә 15 ел хезмәт стажы булу кирәк. Бу очракта хатын-кыз пенсиясез кала аламы — «Татар-информ» материалында.
Гражданин бөтенләй пенсия түләүләре белән тәэмин ителмичә кала алмый. Татарстан кешесенең кирәкле 15 ел хезмәт стажы җыелмаган очракта, аңа иминият пенсиясе түгел, ә социаль пенсия билгеләгәнәчәк. Әлеге төр пенсиягә биш елга соңрак чыгалар.
Шул ук вакытта бер яки берничә тапкыр декрет ялында булган хатын-кызларга борчылырга сәбәп юк. Хатын-кыз декрет ялына кадәр һәм/яки декрет ялыннан соң рәсми рәвештә эшкә урнашкан булган очракта, яшь ярымга кадәр бала карау вакыты иминият стажында исәпкә алына.
Димәк, хатын-кыз ике яки өч тапкыр декретка чыккан очракта да стажын югалтмаячак һәм, барлык кирәкле шартлар үтәлгән очракта, иминият пенсиясенә исәп тота алачак. Әмма шуны истә тотарга кирәк: хатын-кыз балага 3 яшь тулганчы декретта булган очракта, стажга бары тик беренче 1,5 ел гына кертеләчәк.
Моннан тыш, декреттагы әниләргә әлеге чор өчен пенсия баллары да исәпләнәчәк. Беренче баланы карау буенча декретның бер елы өчен 1,8 балл биреләчәк. Әгәр бу гаиләдә икенче бала булса, баллар саны ике тапкырга күбрәк була — 3,6. Өченче яки дүртенче бала белән декретка чыккан очракта хатын-кыз 5,4 баллга исәп тота ала.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев