Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанлыларга ноябрьдә ялга китү отышлымы?

Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре ноябрь аенда ялга китәргә ниятли.

Әмма бу ай ял итү өчен финанс яктан отышлы түгел дип санала соң? 

Хезмәткәрләргә ял алдыннан исәпләнә торган отпуск түләүләренең суммасы айдагы көннәрнең уртача саныннан, ягьни 29,3тән чыгып исәпләнә. Шул ук вакытта эш көненең бәясе аларның аерым алынган айдагы санына бәйле. Әйтик. бер айда эш көннәре азрак булган саен, аларның бәясе дә кыйммәтрәк була, чөнки хезмәт хакы календарь ел дәвамында үзгәрми. Димәк, эш көннәре аз булган айда ял иткән чоракта шактый акча югалтачаксыз. Башка сүзләр белән әйткәндә, айда эш көннәре азрак булган саен, отпуск отышлырак санала.

Ноябрьдә татарстанлылар нибары 18 көн эшләячәк, бу 2025 елның башка айларына караганда азрак килеп чыга. Шуңа күрә отпускны декабрьгә кадәр кичектерү отышлырак булачак, чөнки кышның беренче аена 22 эш көне туры киләчәк, димәк, акчалата югалтулар суммасы ноябрьдәгегә караганда азрак булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев