Татарстанлыларга 1 июльдән тарифларның 22,3 процентка кадәр артуы турында искә төшерделәр
Россия буенча уртача үсеш 11,9 процент тәшкил итәчәк.
Коммуналь хезмәтләргә тарифлар 2025 елның 1 июленнән артачак, дип искәртте Дәүләт Думасы депутаты Александр Якубовский.
Россия буенча уртача үсеш 11,9 процент тәшкил итәчәк, Татарстанда «коммуналка» муниципалитетка бәйле рәвештә 17,5−22,3 процентка кыйммәтләнә.
Түбән Камада су белән тәэмин итүгә тариф 17,53 процентка, су агызуга — 18,76, кайнар суга — 18,92, җылытуга — 22,3 процентка артачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев