Татарстанлылар авылларда югары тизлекле интернет үткәрү өчен тавыш бирә алалар
Сораштыру 30 мартка кадәр уздырыла.
Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы кече торак пунктларда (100дән бер мең кешегә кадәр) яшәүчеләргә югары тизлекле интернетның беренче чиратта кая киләчәген үзләренә хәл итәргә тәкъдим итә.
2026 елның 30 мартына кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталында гаризалар бирү өчен ике платформа эшли:
• https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/583426
• https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/568138
Тавыш бирүдә катнашу өчен мөһим шарт – авылда элемтә база инфраструктурасы булуы (мәсәлән, җирле мәктәп яки хастаханәдә). Сораштыру нәтиҗәләре буенча, дәүләт шәхси йортларны тоташтыру өчен челтәрләр төзүгә финанслау бүлеп бирәчәк. Киләчәктә абонентлар бер тапкыр түләүне исәпкә алырга тиеш. Аннан соң интернет өчен һәр ай саен түлисе.
Программа «Белем икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты кысасында гамәлгә ашырыла. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2021 елдан бирле 6700 дән артык торак пункт мобиль интернетка тоташтырылган. Быел тагын 100 авылга интернет кертеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев