Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанлыларның апрель һәм июньдә өстәмә ял көннәре булачак

Узган атнада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен билгеләп үтү көннәрен билгеләде.

Республика күләмендә билгеләп үтелә торган Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре эшләми торган ял көннәре санала, быел алар 21 апрельгә һәм 28 июньгә туры килә.

Узган атнада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен билгеләп үтү көннәрен билгеләде. Даталар «Ай календаре һәм элек-электән килгән традицияләр нигезендә» билгеләнде.

Искәртеп узабыз, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы узган елның октябрендә 2023 елга производство календарен бастырып чыгарды. Биш көнлек эш атнасында һәм ике көн ял иткәндә эш көннәре саны 244 көн тәшкил итәчәк, аларның алтысы бер сәгатькә кыскарак булачак. Ял көннәре — 121, шуларның 17се — эшләми торган бәйрәм көннәре, дип хәбәр итә «Татар-информ».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X